Мәхәббәт җыры (икенче вариант)

Айның көмеш нуры
Җиргә сибелгәндә,
Чәчләреннән сөеп,
Җилләр үпкәндә,
Хисләр таша микән
Янып сөйгән дустың
Тәүге умырзая бүләк иткәндә?

Мәхәббәт җыры (дүртенче вариант)

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Мәхәббәт җыры (җиденче вариант)

Талпынасың, ашкынасың,
Күзләреңдә нур гына;
Эй, яшь егет, йөрәгеңнән
Нинди шатлык ургыла?
— Янып-шашып, янып-шашып
Булдым гашыйк!..

Мәхәббәт шушыдыр

Мин сиңа карыйм да,
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңламыйм.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.

Мәхәббәт шаяртмый

Чакырдым янына,
Килеп җитмәдең.
Гөл чәчәк гөлләрен —
Бүләк итмәдем.
Югалтым мин сине,
Югалтың син мине.
Синдәме, миндәме,
Килер үкенеч.