Мөмкин түгел
Аймылышкан юлларымда,
Кайсы илләрне гизсәмдә.
Уйларымнан чыкмыйсың һич,
Кай тарафта йөресәң дә.
Мөмкин түгел мине уйламауың,
Мөмкин түгел мине яратмауың.
Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
Мөмкин түгел.
Аймылышкан юлларымда,
Кайсы илләрне гизсәмдә.
Уйларымнан чыкмыйсың һич,
Кай тарафта йөресәң дә.
Мөмкин түгел мине уйламауың,
Мөмкин түгел мине яратмауың.
Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
Мөмкин түгел.
Мөкиббәннәр киттем моңнарыңа,
Синең жырың көмеш тавышлы.
Талгын гына искән җил авазы,
Чылтрап аккан чишмә агышы.
Чәчәкләрнең сутын җыеп,
Моңнарымнан кәрәз коям.
Бәхетле, дип үзем тоям,
Бал корты — мин, кәрәз — оям.
Йолдыз балкый нурланып
Аяз күкнең йөзендә.
Син балкыйсың күңелдә,
Гашыйк булдым үзеңә.
Еракларга киткәндә дә азга
Өзгәләнеп нигә сагынам?
Тәүге күргән кебек, шашып-ярсып
Күрәсем килә сине яңадан.
Ел мизгеле язга авышканда
Хисләр ярсый тотып тыйгысыз.
Йөрәгемә урын таба алмыйм
Төннәр арнеп уза йокысыз.
Таңны котлап кошлар сайрашканда
Йөрәгемдә дәртле моң кала.
Җырсыз-моңсыз яшәү мөмкин түгел,
Шул җыр сымак матур дөньяда.
Ташу елга булып таш син,
Таң кояшы булып дөрлә,
Тынгы белмә, мәхәббәтем,
Тынгы бирмә, тынгы бирмә.
Бүген мәхәббәтнең соңгы төне,
Мин яратмыйм, ә син — мине.
Безнең сөю инде күптән киткән,
Аерылырга вакыт җиткән.
Мәхәббәтне җиргә яз китергән,
Мәхәббәтне язлар саклаган.
Язлар кебек янып яшим җирдә,
Язлар кебек мәңге саф калам.