Мәхәббәтнең соңгы төне

Бүген мәхәббәтнең соңгы төне,
Мин яратмыйм, ә син — мине.
Безнең сөю инде күптән киткән,
Аерылырга вакыт җиткән.

Мәхәббәтнең соңгы төне,
Ул бәхетле итәр сине,
Миңа бәхет бирер яңа парым.
Соңгы төне мәхәббәтнең,
Син бәхетле, мин бәхетле,
Сөю генә китте бездән бары.
Мәхәббәтнең соңгы төне,
Мин бәхетле, син бәхетле.
Мәхәббәтнең соңгы төне, соңгы төне…

Бүген мәхәббәтнең соңгы төне,
Кем яр итәр икән хәзер кемне?
Бәхет безне әле читтән күзли,
Йөрәк читтән парын эзли.

Бүген мәхәббәтнең соңгы төне,
Эзләмик без әйдә гаеплене.
Аерылган хәзер инде уйлар
Бергә йөргән сукмакларда.

Оставьте комментарий