Мәхәббәтсез мөмкин түгел

Таңны котлап кошлар сайрашканда
Йөрәгемдә дәртле моң кала.
Җырсыз-моңсыз яшәү мөмкин түгел,
Шул җыр сымак матур дөньяда.

Кайда барсаң, шунда дус — иш кирәк,
Дуслар белән йөзең нурлана.
Боеккан кош сымак, дуссыз яшәү
Мөмкин түгел якты дөньяда.

Сөйгән иркәң сиңа бер елмайса,
Борчулуың эзсез югала.
Мәхәббәтсез яшәү мөмкин түгел,
Мәхәббәтле шушы дөньяда.

Оставьте комментарий