Абый-энекәшләр

Сез дөньяга килгән чакта безләр,
Зур тормышка аяк басканбыз…
Туган нигезләрне сагына-сагына,
Шәһәр капкаларын ачканбыз.

Абыема (беренче вариант)

Синең белән абый күрешсәм,
Кайтам төсле туган якларга.
Әткәй-әнкәй рухын саклаган,
Изге җирем гүзәл Уртайга.

Туганнар — тумачалар

Якын күреп җыелган сезне дуслар.
Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда.
Тормыш матур була ул дуслар булса,
Якын туганнар гел яныңда булса.