Нәнәемә (икенче вариант)
Сиңа багышлап мин,
Җыр эзләдем
Сиңа булган җырым йөрәктә
Бакчаларда кереп гөл күзләдем
Шул җыр булсын,
Шул җыр булсын
Шул җыр булсын сиңа бүләккә
Сиңа багышлап мин,
Җыр эзләдем
Сиңа булган җырым йөрәктә
Бакчаларда кереп гөл күзләдем
Шул җыр булсын,
Шул җыр булсын
Шул җыр булсын сиңа бүләккә
“Өйлән, өйлән” — дидең, әнкәй,
“Килен” дә “Килен” дидең.
Картлык көнеңдә киленсез
Һич мөмкин түгел, дидең.
Учакларда утлар яна,
Кала бары күмерләр,
Сүнеп барган күмерләрдә
Яна безнең гомерләр,
Яна безнең гомерләр…
Тау башында җир җиләге
Нинди кызарып пешкән!
Сылу йөзен нурландырып,
Иркәм биергә төшкән.
Нинди серебез булса да,
Гаеп итәр димибез.
Апалы-сенелле кебек,
Бер-беребезгә сөйлибез.
Әле дә ярый язган безгә
Килендәшләр булырга,
Житсә иде бу рәхәтләр
Гомеребез буена.
Бер ояда үскән кошлар кебек
Таралабыз, йөртә язмышлар.
Бертуганнар булгач, уртак бит ул
Югалтулар безнең, сагышлар.
Аралар ерак димәсен,
Килсен безгә якын дус.
Киң Иделнең суы татлы,
Халкыбызның йөзе якты,
Йөзе якты, күңеле хуш!
Кочагыма алам назлап,
Бирәмен җан — җылымны,
Ана өчен бала бәгыръ
Улыммы ул, кызыммы.
Сөйләргә сүзләр күбәйде,
Апама барам әле.
Бу дөньяның мәшәкатеннән
Башымнан ашкан әле.
Заман зары бик күпләрдә:
Күрше күршегә керешми,
Туган туганнар белән,
Туган туганнар белән
Йөрешми, саулык бирешми.