Туганнарым бар

Көтмәгәндә чәчәкләрне каплады кар,
Дөнья булгач, мындый хәлнең булганнары бар.
Минем дә бит бураннарда адашканым бар,
Өшегәндә җан җылытыр туганнарым бар.

Тыныч көн теләп

Син әле йоклыйсың, кызым,
Тәмле төш күреп.
Таң җилләре назлый сине
Бүлмәңә кереп.
Уйный алар парлап үргән
Толымыңны сүтеп.
Уяныр, дип, курчакларың
Утыра көтеп.
Иркәләрсең син аларны
Әкият сөйләп…
Күгәрченнәр гөрли сиңа,
Тыныч көн теләп.

Якыннарга

Янда булган якыннарың —
Яшәүләрнең асыл мәгънәсе.
Һәрвакытта якыннарның
Шат йөзләрен килә күрәсе.
Тормышларның аяз күген
Бәхетләргә килә лә төрәсе.