Гомер юлы (өченче вариант)

Гомер иткән ирләр һәр чак юлда,
Кичә алар утны-суларны.
Аккан сулар кебек гомер уза,
Йөгәнләп булмый шул юлларны.

Гомер юлы (беренче вариант)

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
«Картаелган инде…» — диясең.
Килә минем шул чал чәчләреңнең (бөртекләрнең),
Һәр берсенә башым иясем.

Гомер буйлап барам

Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
Алай итеп карыйм,
Болай итеп карыйм,
Башың җитмәле түгел.

Гомер (дүртенче вариант)

Елтыр да гына елтыр ут күренә 
Юлаучыннан калган бер күмер, 
Юлаучыннан калган бер күмер. 
Җырсыз да гына тормышның яме юк, 
Җырлап яшәүләре бер гомер, 
Ыргый-сикерә килә күк юргам. 
Ыргый-сикерә килә күк юргам, 
Җитсен сезнең гомер күп елга.