Гомерләр бер генә (икенче вариант)
Гомерләр бирелә бары тик бер генә,
Кадерләрен аның бел генә, бел генә.
Тормышны бәхеткә, шатлыкка күмүче,
Без бит ул кешеләр, без генә, без генә.
Гомерләр бирелә бары тик бер генә,
Кадерләрен аның бел генә, бел генә.
Тормышны бәхеткә, шатлыкка күмүче,
Без бит ул кешеләр, без генә, без генә.
Гомерләр балкышы
Яшьлектә дисәләр дә,
Чигәләргә салкын җилләр
Карлар сибеп иссәләр дә,
Әле бит, әле генә
Иң матур мәле генә.
Яши башлаганбыз кебек,
Чак белеп тәмен генә.
Яшәсәң сөелеп,
Мәхәббәт җимешең
Туа дөнъяларны нурларга.
Күңелең һәрчак шат,
Намусың булса саф,
Ямьне бизәп яши җырларда.
Гомеркәйләр, гомеркәйләр,
Бик тиз үтә, үтә икән.
Әйләнеп тә караганчы
Гомеркәйләр үтеп киткән.
Чишмә җырлый,
Чалгы чыңлый,
Сулыр һава бал гына;
Бел кадерен җәйләреңнең,
Бел кадерен җәйләреңнең,
Җәй — кәккүкле таң гына,
Җәй — кәккүкле таң гына, таң гына.
Уйлаган юк гомер үтә дип,
Көннәремне куа көннәрем.
Җылытучы җырым бар чакта
Якты булыр моңлы төннәрем.
Иртәсендә язның — ачылмаган таҗның
Әле татылмаган назлары.
Дөнъя хозурлыгы, тормыш матурлыгы —
Безнең гомерләрнең язлары.
Учым белән сиңа су китерәм…
Бармак аша кача тамчылар.
Тамчы кебек, кача безнең гомер,
Кичәге көн үткән, бүген-бар.
Үтә гомер дигәннәре —
Таң ата да кич була..
Уткәннәрне уйлый-уйлый,
Кайвакыт күңел тула.
Мин бу җирдә җыр — моң булып
Калыр идем,
Йөрәгеңнең мең кылларын
Чиртәр идем.