Гомеремә теләк

Көннәремне куа көннәрем.
Җылытучы җырым бар чакта
Якты булыр моңлы төннәрем.

Кушымта:
Их гомерләр, гомерләр,
Ник ярсый соң күңелләр?
Ниләр ята синең эчтә —
Исертәсең гел генә,
Сизми калсыннар диепме,
Җыр саласың күңелгә.

Арыганда, дуслар, җыр булсын,
Бәрәкәттә үтсен көннәрем.
Сабырлыклар биреп Ходаем,
Чәчәк төсле булсын күлмәгем!

Кушымта.

Уйласаң да гомер үтә бит,
Җырларымнан тусын көннәрем.
Сөенәмен җырым бар чакта —
Җылы, нурлы өем түрләре.

Кушымта.

Оставьте комментарий