Гомерләр балкышы

Яшьлектә дисәләр дә,
Чигәләргә салкын җилләр
Карлар сибеп иссәләр дә,
Әле бит, әле генә
Иң матур мәле генә.
Яши башлаганбыз кебек,
Чак белеп тәмен генә.

Әй, гомер бир, вакыт бир
Тагын бер балкырга,
Йөрәктә кояш чыгып,
Таң булып атарга.

Үкчәләргә басып килеп,
Балалар үссәләр дә,
Йөрәгем яшь, яшь йөрәгем,
Ничә яшь бирсәләр дә.
Әле бит, әле генә
Иң матур мәле генә.
Яши башлаганбыз кебек,
Чак белеп тәмен генә.

Әй, гомер бир, вакыт бир
Тагын бер балкырга,
Йөрәктә кояш чыгып,
Таң булып атарга.

Көтәр чак дөньясын да,
Җиңнәрне сызганып.
Әйләнеп караганда,
Тормас өчен кызарып.
Әле бит, әле генә
Иң матур мәле генә.
Яши башлаганбыз кебек,
Чак белеп тәмен генә.

Әй, гомер бир, вакыт бир
Тагын бер балкырга,
Йөрәктә кояш чыгып,
Таң булып атарга.

Оставьте комментарий