Ана һәм бала

Ана:

Җиргә бетмәс ямнәр өстәп
Дөнъяга килдең кызым.
Куанычым, таянычым,
Минем якты йолдызым.

Бала:

Син үзен дә, әнкәем,
Мәнге яшь, мәңге нурлы.
Синен белән дөнъя якты.
Һәм нурлы йортның түре.

Ап-ак карлар

Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар ява,
Юлларыма салып ак келәм.
Ап-ак чәчәкләрдәй (ап-ак чәчәкләр кебек)
Яуган ап-ак карлар
Безгә бәхет килтерсен диям.

Бар икән күрәселәр…

Толымнары нинди озын, Күлмәге чем-чем кара, Өемне узып киткәнмен, Артыннан бара-бара. Бар икән күрәселәр… Бүген менә сизәм инде, — Булганмын аңа гашыйк. Бер егет белән үтте шул, Калдым башымны кашып… Бар икән күрәселәр… Кичен бакчада очраттым, Йөри ул келә-көлә; Артыннан: «Әни, әни!» — дип, Кызлары йөгереп килә… Бар икән күрәселәр!..

Ардуан батыр

Батырларның гомере мәңге сүнмәс,
Ил күгендә йолдыз булып балкыр.
Шундый якты йолдызларның берсе —
Ардуан батыр, Ардуан батыр.

Атлар килә

Җилләр белән ярышып, узышып,
Атлар чаба ярсып юллардан,
Көмеш дагалардан чаң сибелә,
Нур сибелә ефәк яллардан.

Атлар кирәк

Толпар атлар томырылып чаба
Тояклары тими җиргә дә.
Җилдән җитез яхшы атлар кирәк
Ирмен дигән кайсы иргә дә.