Башкорт кымызы

Әллә Сакмар кымызы?
Көч тә бирә, дәрт тә бирә
Һай, кымызы, кымызы.

Эх, кымызы, кымызы да,
Бу кымызга ни җитә!
Күңелләрне җилкендереп
Җырлата да, биетә.

Эчеп җибәр шул кымызны,
Сусыннарың басылыр.
Күңелләрең боек булса,
Балкып-балкып ачылыр.

Эх, кымызы, кымызы да,
Бу кымызга ни җитә!
Күңелләрне җилкендереп
Җырлата да, биетә.

Күк Ирәндек буйларында
Яшь кылганлы аланнар.
Көр бияләр бу кымызны
Кылганнардан алалар.

Эх, кымызы, кымызы да,
Бу кымызга ни җитә!
Күңелләрне җилкендереп
Җырлата да, биетә.

Оставьте комментарий