Ахун авылы көе

Урам көе безнеке.
Чыкмасын дошман сүзләре,
Чыксын үзебезнеке!

Без алай түгел идек лә,
Без болай түгел идек.
Сайрамаган сандугачны
Сайрата торган идек.

Атларың атлап барсын ла,
Дусларың карап калсын.
Дусларым карап калганда (Атларым атлап барганда)
Дошман йөрәге янсын.

Атларыңны җигеп куй син
Дуслар килгән дисеннәр.
Бергәләшеп, бергә яшик
Бер туганнар дисеннәр!

Алга-гөлгә бизәгәннәр
Комсомол кадерләрен.
Яшь гомер ул бик тиз уза,
Белеп кал кадерләрен.
Яшь гомерләр ике килми
Белегез кадерләрен!
Бу минутлар ике килми
Белегез кадерләрен!

Оставьте комментарий