Атлар килә

Җилләр белән ярышып, узышып,

Атлар чаба ярсып юллардан,
Көмеш дагалардан чаң сибелә,
Нур сибелә ефәк яллардан.

Их, шул атлар туктап торсачы,
Ялларына тасма үрергә!
Йөгәннәргә көмеш тәңкә тезеп,
Кем кидергән чуклы дилбегә?

Дугаларда чыңлый кыңгыраулар,
Җилфердиләр җилдә чукларын.
Сердәш итеп серләр сөйлисем бар.
Эх, туктачы, зинһар, чаптарым!

Их, шул атлар туктап торсачы,
Ялларына тасма үрергә!
Йөгәннәргә көмеш тәңкә тезеп,
Кем кидергән чуклы дилбегә?

Туп-туп басып туры атлар килә,
Кара дугалары пар икән,
Пар атларда җилеп, җилдереп,
Их!.. Яшьлектә генә кал икән…

Их, шул атлар туктап торсачы,
Ялларына тасма үрергә!
Йөгәннәргә көмеш тәңкә тезеп,
Кем кидергән чуклы дилбегә?

Оставьте комментарий