Таң суы
Таң суына бара яшь киленнәр,
Көянтәләр чәчкә-нур гына,
Чиләкләрдә чишмә суы кайтыр,
Суы белән чишмә моңы да.
Таң суына бара яшь киленнәр,
Көянтәләр чәчкә-нур гына,
Чиләкләрдә чишмә суы кайтыр,
Суы белән чишмә моңы да.
Аһ, өзелә бит үзәкләр,
Казлар оча каңгылдап.
Җилләр кисә канатларын,
Оча каурый зың — зыңлап.
Күл буенда йөрдем мин,
Балачагымны эзләп:
Су төбендә — яшел үлән,
Яр читендә — су тездән.
Сирень сәйләне көела,
Күк йөзенең яшедәй.
Йолдыз-йолдыз күгең елар
Күзләреңне яшермә.
Җилләр белән ярышып, узышып,
Атлар чаба ярсып юллардан,
Көмеш дагалардан чаң сибелә,
Нур сибелә ефәк яллардан.