Безнең күңелләр
Ничәнче кат инде (тагын) язлар килде
Чәчәкләргә җирне күмделәр.
Һаман шулай бер күрергә зарыгып
Яшәр микән безнең күңелләр?!..
Ничәнче кат инде (тагын) язлар килде
Чәчәкләргә җирне күмделәр.
Һаман шулай бер күрергә зарыгып
Яшәр микән безнең күңелләр?!..
Мәрҗән тезгән кашмауыңа
Тәңкәләрен кем таккан?
Ниләр көйли биегәндә
Кара да көмеш алкаң?
Кара кашлы, кара чәчле булып,
Күзкәемә охшап син тудың.
Әткәемнең нәсел давамы син
Тәүге шатлыгыбыз син улым.
Ват, җимер коймасын,
Урамга атын куймасын;
Кызлы кеше кызын тыйсын,
Егетләрне тыймасын.
Үсте инде буй җиттеләр балалар
Хәзер инде бала балалар.
Яшәүемнең миңа соңга каласы
Эй, баламның баласы.
Хыялдагы татлы бер төш кебек
Сизелми дә узды балачак.
Гомер узган саен һәркем аны
Сагыныплар искә алачак.
Уйларым белән мин кайчагында,
Кайтамын шулай балачагыма.
Күңел түрендә генә саклаган
Хәтер сандыгын ачып актарам.
Күңелләрем шашый кайчагында
Галәмемдә йолдыз атыла,
Серем сөйләр идем — кемем дә юк
Тик болытлар гына агыла.
Һәрвакыт уяумы, әзерме?
Чакыра балачак быргысы.
Безгә бит бу чорны төзисе,
Заманның җырларын җырлыйсы.
Ана:
Җиргә бетмәс ямнәр өстәп
Дөнъяга килдең кызым.
Куанычым, таянычым,
Минем якты йолдызым.
Бала:
Син үзен дә, әнкәем,
Мәнге яшь, мәңге нурлы.
Синен белән дөнъя якты.
Һәм нурлы йортның түре.