Балачак ялкыны

Һәрвакыт уяумы, әзерме?

Чакыра балачак быргысы.
Безгә бит бу чорны төзисе,
Заманның җырларын җырлыйсы.

Без уяу, без әзер,
Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы.
Җәлилләр, Алишлар ялкыны
Мәңгелек ут булып балкыды.

Әйләнеп карасаң үткәнгә,
Күренә янгыннар яктысы.
Безгә бит илләрне, җирләрне
Яманлык күзеннән саклыйсы.

Без уяу, без әзер,
Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы.
Җәлилләр, Алишлар ялкыны
Мәңгелек ут булып балкыды.

Бәхеткә юл ярып барганда,
Юлдаш бул һәрвакыт халкыңа!
Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә,
Сүнмәсен балачак ялкыны!

Без уяу, без әзер,
Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы.
Җәлилләр, Алишлар ялкыны
Мәңгелек ут булып балкыды.

Оставьте комментарий