Балачак (беренче вариант)

Хыялдагы татлы бер төш кебек

Сизелми дә узды балачак.
Гомер узган саен һәркем аны
Сагыныплар искә алачак.

Әй, кайда ул, кайда калды икән
Бала чакта яккан учаклар?
Шул чакларга илтә икән
Эх, беләсе иде, нинди сукмаклар?

Кайда калды икән таңга чаклы
Атлар саклап йөргән болыннар?
Без уйнаган болыннарда һаман
Йөгерә микән нәни колыннар?

Әй, кайда ул, кайда калды икән
Бала чакта яккан учаклар?
Шул чакларга илтә икән
Эх, беләсе иде, нинди сукмаклар?

Бала чакның серле әкиятләре
Күңелләрдә яши бүген дә.
Ак болытлар булып аксаң иде
Балачакның аяз күгендә.

Әй, кайда ул, кайда калды икән
Бала чакта яккан учаклар?
Шул чакларга илтә икән
Эх, беләсе иде, нинди сукмаклар?

Оставьте комментарий