Балаларыма

Күзкәемә охшап син тудың.
Әткәемнең нәсел давамы син
Тәүге шатлыгыбыз син улым.

Кара гына карлыгачым — улым,
Кызым — сары сандугачкаем.
Балларым, күз нуркайларымны,
Бәхетле илтсен Аллакаем.

Атасына охшап туган кызның
Уң була диләр язмышкае.
Син бит безнең көтеп алганыбыз
Сердәшем минем чабыйкаем.

Кара гына карлыгачым — улым,
Кызым — сары сандугачкаем.
Балларым, күз нуркайларымны,
Бәхетле илтсен Аллакаем.

Бала хәрәтләрен бирмә Ходай,
Күтәрмәстәй көенечләрне.
Һәр дөресчә йөрәккәе тойсын
Мин кичергән сөенечләрне.

Кара гына карлыгачым — улым,
Кызым — сары сандугачкаем.
Балларым, күз нуркайларымны,
Бәхетле илтсен Аллакаем.
Һәр бер ата, һәр бер ана тойсын
Без кичергән сөенечләрне.

Оставьте комментарий