Эх, Сабантуй, Сабантуй!

Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәйданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңын тыңлап,
Күңел ача Сабантуйларда.

Әфлисуннар

Базарларда асыл мал эзләдем,
Син очрарсың диеп белмәдемю
Тәү күрүдән сихри карашыңа
Ярсу хисләр белән түләдем.

Әнкәмдәй ап-ак мәчет!

Бар яхшылык, бар яктылык
Бары тик әнкәйләрдән.
Саклый аналар догасы
Каза һәм бәлаләрдән.
Әнкәйләрнең фатыйхасы —
Юлларда олы ярдәм.
Әнкәң аяк асларында —
Оҗмах ишеге, Адәм!

Әлмәт егете — ил бөркете

Кара алтын белән генә
Макталмый Әлмәт-кала,
Әлмәт егете — ил бөркете
Сугышларда дан ала.
Катюшалар командиры,
Серле туплар аттыра,
Яу кырында дошманнарны
Ялкыны белән кыра.

Әллә күрешәбез, әллә юк (беренче вариант)

Башка төшкән кайгы-шатлыкларны
Әллә бүлешәбез, әллә юк.
Озат инде, озат, кайта алмам озак,
Әллә күрешәбез, әллә юк.

Әллә күрешәбез, әллә юк (икенче вариант)

Башка төшкән кайгы-шатлыкларны
Әллә бүлешәбез, әллә юк.
Озат мине, озат, кайта алмам озак,
Әллә күрешәбез, әллә юк.