Әфлисуннар

Базарларда асыл мал эзләдем,
Син очрарсың диеп белмәдемю
Тәү күрүдән сихри карашыңа
Ярсу хисләр белән түләдем.

Кар өстенә төшеп тәгәрәде
Әфлисуннар синең кулыңнан.
«Бәхетең шул» — диеп бу минутта
Сөю туктаткандыр юлымнан.

Язмышыма әле дә син язгансың,
Хисләремнең тәме — бал гына.
Татлы сөю тулы тормышымның
Фәрештәсе булып кал гына.

Кар өстенә төшеп тәгәрәде
Әфлисуннар синең кулыңнан.
«Бәхетең шул» — диеп бу минутта
Сөю туктаткандыр юлымнан.

Асыл маллар җан җыылтмый икән,
Ярың булсын янда һәр чакта.
Кар өстендә калды әфлисуннар
Сөйгән ярым калды һәр чакта.

Кар өстенә төшеп тәгәрәде
Әфлисуннар синең кулыңнан.
«Бәхетең шул» — диеп бу минутта
Сөю туктаткандыр юлымнан.

Оставьте комментарий