Әнкәмдәй ап-ак мәчет!

Бар яхшылык, бар яктылык
Бары тик әнкәйләрдән.
Саклый аналар догасы
Каза һәм бәлаләрдән.
Әнкәйләрнең фатыйхасы —
Юлларда олы ярдәм.
Әнкәң аяк асларында —
Оҗмах ишеге, Адәм!

Ап-ак күлмәкле әнкәмдәй
Мәчетебез актан-ак.
Иман йорты пакь иманны,
Тәүфыйкны тора саклап.
Ак күлмәкле, ак күңелле
Әнкәбез ис(е)мен йөр(е)тсен.
Ак мәчеткәй бар дөньяга
Иман нурлары сипсен!

Яндырылган, җимерелгән,
Киселгән манаралар,
Җаһиллык коршавын ертып,
Кабат җиргә басалар.
Дөньяларны нурга күмеп,
Аякка баса мәчет.
Манарада торсын ае,
Иман нурлары чәчеп!

Ап-ак күлмәкле әнкәмдәй
Мәчетебез актан-ак.
Иман йорты пакь иманны,
Тәүфыйкны тора саклап.
Ак күлмәкле, ак күңелле
Әнкәбез ис(е)мен йөр(е)тсен.
Ак мәчеткәй бар дөньяга
Иман нурлары сипсен!

Авылымда олы бәйрәм:
Кайткан туган-тумача,
Бүген хәзрәт, дога укып,
Яңа мәчетне ача.
Манарада азан моңы,
Җиргә тарала иман.
Без бит Ходай балалары,
Без барыбыз — бертуган!

Ап-ак күлмәкле әнкәмдәй
Мәчетебез актан-ак.
Иман йорты пакь иманны,
Тәүфыйкны тора саклап.
Ак күлмәкле, ак күңелле
Әнкәбез ис(е)мен йөр(е)тсен.
Ак мәчеткәй бар дөньяга
Иман нурлары сипсен!

Намаз уку, рүзә тоту —
Ата-бабам йоласы.
Изге Коръән кушканнарга
Иде тугры каласы.
Бар изгелек, игелекнең
Нигезе — изге Коръән.
Коръән уку, дога кылу
Җиде быуыннан килгән!

Ап-ак күлмәкле әнкәмдәй
Мәчетебез актан-ак.
Иман йорты пакь иманны,
Тәүфыйкны тора саклап.
Ак күлмәкле, ак күңелле
Әнкәбез ис(е)мен йөр(е)тсен.
Ак мәчеткәй бар дөньяга
Иман нурлары сипсен!

Оставьте комментарий