Соңгы кыңгырау (беренче вариант)
Кинәт кенә гашыйк булдым
Гөнаһсыз күзләреңә,
Серле нурлар чагылды
Самими йөзләреңдә.
Нигә диеп мин карадым,
Син йөзгәндә ак җилдә.
Укучым идең лә минем,
Нигә кердең күңелгә.
Кинәт кенә гашыйк булдым
Гөнаһсыз күзләреңә,
Серле нурлар чагылды
Самими йөзләреңдә.
Нигә диеп мин карадым,
Син йөзгәндә ак җилдә.
Укучым идең лә минем,
Нигә кердең күңелгә.
Еллар шавы баса алмый
Соңгы звонок тавышын,
Һәр көн сине курә алу
Бәхет иде классташым.
Бер инешнең суын эчкәнбез дә,
Бер сукмактан атлап йөргәнбез.
Алып калган инеш шәүләбезне,
Аһ, ниләргә бик соң белгәнбез?
Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде,
Таң нурында йөзә болытлар.
Сүнсә сүнсен утлар, йолдызлар да,
Миндә әле сүнмәс өмет бар.
Язның тәүге чәчәкләрен
Бүләк иттем ятларга.
Кире кайтыр юллар юк бит
Шул ялгышкан чакларда.
Кошлар моңын тыңлыйм, сахраларда
Ак чәчәкләр өздем үрелеп.
Сиңа әйтер сүзем күп калды бит,
Чәчәк арасына төрелеп.
Кулларыңда зәңгәр чәчәк иде,
Кулым кысып мине котладың.
Шушы көннән башлап күзләреңне
Күзләремнән алмый башладың.
Үтсә дә еллар тезелеп сафка,
Йөрәк һаман да сине ярата.
Хатлар да йөрми, хәбәрең килми,
Ике арада тирән кар ята.
Синдә нидер, ансын әйтә алмыймын.
Миндә әле язлар китмәгән.
Мәхәббәтем очраклылык түгел —
Сорап алдым сине күкләрдән!
Бар йөрәгеңдә утлы мәхәббәт
Ярсып янадыр ялгыз сөюдән.
Беләм сиңа мин, миңа син кирәген.
Мәхәббәтеңне күрдем күзеңдә,
Өмет эзләдем hәрбер сүзеңдә,
Синең назына мохтаҗ йөрәгем.
Гең ач син үземә,
Син ышан минем сүземә.
Мине эзләп кил син яныма.