Соң дисең микән

Үтсә дә еллар тезелеп сафка,
Йөрәк һаман да сине ярата.
Хатлар да йөрми, хәбәрең килми,
Ике арада тирән кар ята.

Ике арада тирән кар ята,
Йөрәк һаман да сине ярата.
Ике арада тирән кар ята,
Йөрәк һаман да сине ярата.

Белмим, кем белән гомер итәсең.
Үкенәсеңдер, ул бит мин түгел.
Мин дә гел сине сагынам шулай,
Икенче ярым сиңа тиң түгел.

Икенче ярым сиңа тиң түгел,
Үкенәсеңдер, ул бит мин түгел.
Икенче ярым сиңа тиң түгел,
Үкенәсеңдер, ул бит мин түгел.

Жыр белән сиңа сәламнәр юллыйм,
Тыңлыйсың микән, тынлыйсың микән?
Уйламый калган бер көнем дә юк,
Соң дисең микән, соң дисең микән?

Уйламый калган бер көнем дә юк,
Соң дисең микән, соң дисең микән?
Жыр белән сиңа сәламнәр юллыйм,
Тыңлыйсың микән, тынлыйсың микән?

Оставьте комментарий