Соң очрадың

Язның тәүге чәчәкләрен
Бүләк иттем ятларга.
Кире кайтыр юллар юк бит
Шул ялгышкан чакларда.

Соң очрадың минем йөрәгемнең,
Җилкендерер генә эчемне.
Яшьлек синсез, үтеп китте бит дип,
Үкендерер генә эчемне.

Язның тәүге чәчәкләрен
Өзмәгән булыр идем.
Сине генә көтеп шулай
Гөлләрдәй сулыр идем.

Соң очрадың минем йөрәгемнең,
Җилкендерер генә эчемне.
Яшьлек синсез, үтеп китте бит дип,
Үкендерер генә эчемне.

Язның тәүге чәчәкләрен
Көзләр җиткәч эзләмә.
Янып, көл-күмергә калган,
Йөрәкне өзгәләмә.

Соң очрадың минем йөрәгемнең,
Җилкендерер генә эчемне.
Яшьлек синсез, үтеп китте бит дип,
Үкендерер генә эчемне.

Оставьте комментарий