Яннарыма килсәңче
Карурманның читендә
Агарып тора каен.
Шул каенга карыймын мин
Сине сагынган саен.
Карурманның читендә
Агарып тора каен.
Шул каенга карыймын мин
Сине сагынган саен.
Син киттең мине калдырып,
Яшли сөйгән ярым.
Ник төннәргә алыштырдың
Алсу аткан таңымны.
Нигә мине аңламыйсың,
Нигә мине газаплыйсың,
Урамнарда очрашкач та —
Син миңа карамыйсың.
Авыр сүзең әйтеп китеп бардың,
Ялгыз калдым яшькә манчылып.
Үткән гомеремне искә алам,
Көтәм сине,көтәм талчыгып.
Көзге җилләр чиртә диеп,
Син ачтың тәрәзәңне.
Көзге кырау тимәсен дип,
Күчердең гөлләреңне.
Мин гел синең янда булырмын,
Миннән башка яши белмәссең.
Мин булырмын күктә янган йолдыз,
Башка йолдызларны күрмәссең.
Моңланып йөргән чагымда
Очраттым юлда нарат.
Ылысларын җыеп алдым
Ялгыз наратка карап.
Күңелемнең гөлләренә
Ләйсәннәр сипкән идең.
Кипкәнче килеп җитәрмен
Дип кенә киткән идең.
Туйдырды пыскып яшәүләр,
Янып-көясем килә.
Янып-көясем килә лә,
«Бәгърем» диясем килә.
Күзләремә карыйсың
Анда ниләр саныйсың
Тылыйсың да ишетмисең
Әллә ниләр уйлыйсың.
Яннарыма кил әле
Кулларыңны бир әле
Башкалар белә алмаган
Серләремне бел әле!