Туган йортыма
Төшләремә кереп йөдәтәсең,
Туган йортым, үскән төбәгем.
Тормышларга ашмый тора һаман
Кайтып күрәм дигән теләгем.
Төшләремә кереп йөдәтәсең,
Туган йортым, үскән төбәгем.
Тормышларга ашмый тора һаман
Кайтып күрәм дигән теләгем.
Дөнья куып, мәшәкатьләр гизеп
Йөресәк тә әллә кайларда,
Оныттырып барлык борчуларны
Туган нигез дәшеп кайтара.
Туган җирем, үскән җирем —
Гади генә бер авыл.
Гади булса да, яз җиткәч,
Гөл бакчасы була ул.
Балачак сукмагы буйлап атлап киләм,
Хатирәләр ташый күңелдә.
Әнкәемнең назлы, җылы күз карашы
Онытылмый әле бүген дә.
Җырласам да, һич басылмый
Йөрәгем сагышлары.
Төшләремә керә һаман
Айбашым тавышлары.
Тирә-ягың чиксез урман,
Иркен синең кырларың.
Бары сиңа багышлыймын
Йөрәгемнең моңнарын.
Гомер буе уйлап йөри торган
Җире була һәрбер кешенең.
Күңелемдә һаман чайкаласың,
Туган авылым — сиртмә бишегем.
Чынлы суы җәелеп ага,
Язгы ташкыннар килсә;
Ташкыннар кебек шаулашып,
Авылымда яшьләр үсә.
Еллар үткәч авылыма кайттым,
Таныш йортлар каршы алалар.
Чылтырап аккан шаян ермалактай
Йөрәгемнән моңнар агалар.
Җирдә кеше бик күп юллар уза
Диңгез кичә, утка ташлана,
Тик онытмыйк шул юлларның башы
Туган бусагадан башлана!