Туган авылым-сиртмә бишегем

Гомер буе уйлап йөри торган
Җире була һәрбер кешенең.
Күңелемдә һаман чайкаласың,
Туган авылым — сиртмә бишегем.

Бәхет эзләп юллар үткән чакта
Салкыннарда калып өшедем.
Җылынырга һәрчак сиңа кайттым,
Туган авылым — сиртмә бишегем.

Үксез калдырмадың, һәрвакытта
Ачык булды миңа ишегең.
Төшләремә төреп тирбәтәсең,
Туган авылым — сиртмә бишегем.

Оставьте комментарий