Туган авылыма (икенче вариант)

Еллар үткәч авылыма кайттым,
Таныш йортлар каршы алалар.
Чылтырап аккан шаян ермалактай
Йөрәгемнән моңнар агалар.

Елга буе елак таллары да
Мине сәламлиләр баш кагып.
Күңеле тулган газиз анам кебек
Күзләреннән кайнар яшь тамып.

Киртәләрен, көтү юлларын,
Иртәләрен җылы җил назлый.
Адым саен колак төпләрендә
Моңлы курай кебек көй сайлый.

Еллар агышында туган җирем
Бигрәк якын, изге күренә.
Яшьлек хатирәсе — мәхәббәтем
Сагындыра, тарта үзенә.

Оставьте комментарий