Исемеңне салдым җырларга

Сине уйлап күпме юллар үттем.
Сине уйлап чыктым кырларга.
Әрнүләрем йөрәк серләремне.
Исемеңне салдым җырларга.

Их, янасым килә…

Онытылып, бер янасым килә
Син кабызган сөю учагында.
Дөньяларны онытып
Югаласым килә,
Югаласым синең кочагында.

Зинһар өчен, кермә төшләремә…

Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Мин бит сине күптән оныттым.
Җәй җилләре күптән, күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.

Зәңгәр күзле кызны сагынам

Узган яшьлек сыман,
Ярсу хисләр ерак,
Агалар да, еллар, агалар.
Еллар сәйләнендә, гөлләр бәйләмендә,
Шиңми торган яшьлек җыры бар.