Зәңгәр алка

Зәңгәр алка бүләк иттең
Язгы сабан туенда.
Онытмаска вәгъдәләштек
Салкын чишмә буенда.

Бакчаларда без сокланган
Тирәкләргә карармын.
Тирәкләргә карармын,
Күзләреңне сагынганда
Зәңгәр алка тагармын,
Зәңгәр алка тагармын.

Зәңгәр алка бүләк иттең,
Югалтмаска, сакларга.
Күз салма син башкаларга,
Мин булмаган чакларда.

Бакчаларда без сокланган
Тирәкләргә карармын.
Тирәкләргә карармын,
Күзләреңне сагынганда
Зәңгәр алка тагармын,
Зәңгәр алка тагармын.

Зәңгәр күзең сере тирән,
Зәңгәр күлдәй күренә,
Зәңгәрлеге уелып-уелып
Иңде йөрәк түремә.

Бакчаларда без сокланган
Тирәкләргә карармын.
Тирәкләргә карармын,
Күзләреңне сагынганда
Зәңгәр алка тагармын,
Зәңгәр алка тагармын.

Оставьте комментарий