Зөһрә йолдыз (беренче вариант)
Зөһрә йолдыз — таң йолдызы,
Таң беленгәч тә сүнер.
Кунак булып, кына, дуслар,
Килә икән яшь гомер.
Зөһрә йолдыз — таң йолдызы,
Таң беленгәч тә сүнер.
Кунак булып, кына, дуслар,
Килә икән яшь гомер.
Идел кичтем, дәрья гиздем,
Кереп киттем тугайларга, таллыкка.
Өзелә үзәк, яна йөрәк,
Янда сөйгән яр юкка.
Иделемә төшеп сулар алам,
Иделләрдән чиста сулар юк.
Җан сөйгәнне көтеп яшим һаман,
Күңелемдә башка уйлар юк.
Пар үскән ике чыршының
Сорамагыз сез яшен.
Йөрәк тә бит чыршы кебек,
Ул, яшьлектәй, гел яшел.
Юктан гына үпкәләштәк,
Сизми калдык үзебез.
Сиздермәскә тырышсак та,
Моңсуланып йөрибез.
Бер карасаң, син дә хаклы,
Мин дә сыман гаепсез.
Араларда нигә һаман
Саклана соң бу томан?
Хәтеремдә: ул көн аяз иде,
Күкрәп үскән иде чәчкәләр.
Шаян карашларың йөрәгемә
Мәхәббәттән гөлләр чәчтеләр.
Сандугач сайрап су эчә
Кызыл гөл арасыннан;
Иртән торып, хатлар көтәм
Син дустым тарафыннан.
Сандугачтай сайрап уйнадың да
Кына гөлләренә кунмадың.
Гөлнарым,
Үкенечкә ярым булмадың.
Син яшәгән якка табан
Иссәләр назлы җилләр,
Җилләр белән сәламемне
Сиңа җибәрәм, Дилбәр.
Ярларына сыймас елга түгел,
Чишмә генә икән Дим башы.
Дим суының якты чишмәләре —
Бер-берсенең тугъры юлдашы.