Аермачы Ходай

Аермачы Ходай икмәк-судан,
Җирем биргән изге җимештән,
Урман-далалардан, тугайлардан,
Чылтырап та аккан инештән.

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт
Күрешмәсне сизеп аерылу:
Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә
Булган чакта бөтен байлыгың.

Азан

Хәйран калып, юлларымнан туктап,
Моң агышын кабат тыңладым.
Буатлардан (гасырлардан) килгән азан аша,
Яшәү фәлсәфәсен, аңладым.
Ничә еллар буе усал җаннар,
Мәхрүм иткән безне азаннан!
Тик барыбер-ниләр булса булган,
Язмаган бит халкым иманнан!

Ак болытлар (дүртенче вариант)

Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар — безнең балачак.
Балачакка кеше кулы җитми,
Ул мәңгегә ап-ак калачак,
Ак болытлар — безнең балачак.

Бәет

Зур шәһәрнең ачы җиле
Әйләнә дә тулгана.
Ике таш йорт почмагында
Басып тора бер ана.
Башын игән, сузган кулын,
Өстә иске киемнәр.
Авыр эштән тупасланган
Учта ята тиеннәр.
Дүрт сабыйга ана да син,
Ата да булдың үзең.
Алар диеп гомрең буе
Җил-яңгырларга түздең.

Бәрәңге

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.

Бәхет бит ул (беренче вариант)

Гомер агышларын сизми
Эшсөярләр, сабырлар.
Ник арта гомер көзендә
Яшьлекне сагынулар?