Азан

Моң агышын кабат тыңладым.
Буатлардан (гасырлардан) килгән азан аша,
Яшәү фәлсәфәсен, аңладым.
Ничә еллар буе усал җаннар,
Мәхрүм иткән безне азаннан!
Тик барыбер-ниләр булса булган,
Язмаган бит халкым иманнан!

Кичке авыл өстен нурга күмеп,
Яңгырады азан тавышы.
Илаһилек биреп күңелләргә,
Тирбәлдереп йөрәк кагышын…

Кичке авыл өстен нурга күмеп,
Яңгырасын азан тавышы.
Илаһилек өстәп күңелләргә,
Тирбәлдереп йөрәк кагышын…

Кичке авыл өстен нурга күмеп,
Яңгырады азан тавышы.
Илаhилек биреп күңелләргә,
Тирбәлдереп йөрәк кагашын…

Оставьте комментарий