Язгы сулар

Яз килгәнен сизмәдем дә,
Кыш-суыклар үткәнен.
Аптырап калдым күргәнемдә
Инде язлар килгәнен.
Агымсулар чылтыр-чылтыр
Ярларына кага-кага.
Күңелемдә яз моңнары
Ташкыннарның тавышлары.

Йөрәк патшам

Миңа карап күзләремнең
Нурлаганын күрсә таң,
Әй, нурланганын күрсә таң,
Таң нурларын үбәр идем
Күземнән чагылганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Әй, чулпаным кабынганда.

Аермачы Ходай

Аермачы Ходай икмәк-судан,
Җирем биргән изге җимештән,
Урман-далалардан, тугайлардан,
Чылтырап та аккан инештән.