Туган йортка
Авылыма кайтсам, капкам бикле,
Нигеземә үскән кычыткан.
Моңсу йозак моңсу караш белән
Көтә микән мине бик күптән?
Авылыма кайтсам, капкам бикле,
Нигеземә үскән кычыткан.
Моңсу йозак моңсу караш белән
Көтә микән мине бик күптән?
Алтын яллы толпар атларыбыз
Алып китте безне бала чактан.
Төшләремдә моңсу гына кешни
Тәүге тапкыр меңгән җитез атлар.
Туган яктан киткән чакта
Елап калды ак чәчәкләр —
Авылымнан ябышып килгән
Илгәзәкләр-тигәнәкләр.
Кар-бураннар күмеп киткәннәрдер…
Ничәмә ел сиңа кайткан юк.
Ягылмаган йортым кыйшайгандыр,
Ялгызына аңа бик суык.
Үлеп беткән туган-тумачадай
Егылып беткән йортым коймасы.
Ташландык йорт хәлләренә кереп,
Җил еламый, кемнәр еласын?
Исәнмесез, әткәй, әнкәй,
Күршедәге газиз әбекәй.
Ут күршемнең нәни улы,
Көтәсеңдер миннән мәмәй.
Күзәемә кайтам көзен,
Бар табигать алтында.
Ак каеннар кулын суза,
Алар мине сагынган.
Сак-Сок язмышларын теләмимен
Мин сезгә гомергә, туганнар.
Әй, татар, әй, башкорт, башкорт-татар туганнар,
Сез бит бер анадан туганнар!
Юлларга үлән үсмәсен,
Чуалмасын сукмаклар.
Якын дус һәм туганнарга,
Ямь түрендә җырлар бар.
Бер максатсыз, гел заяга
Узмасын гомер.
Исәнмесез, яшибез без,
Аллага шөкер!
Дусларны әйбәт-начарга
Юк гомергә бүлгәнем.
Ә шулай да, күп дуслардан
Син якын һәм кадерле.