Бергәләп җырлыйсы җырлар бар!

Сак-Сок язмышларын теләмимен
Мин сезгә гомергә, туганнар.
Әй, татар, әй, башкорт, башкорт-татар туганнар,
Сез бит бер анадан туганнар!

Без — уртак язмышлы халыклар,
Телләр — бер, диннәр — бер, җырлар — бер.
Кулга-кул тотынып, бергәләп-бергәләп,
Киләчәккә илткән юллар бар!

Караңгы урманда төннәрдә
Кешеләр югалта юлларын.
Шул чакта әҗәлдән, әҗәлдән коткара
Аларны тик дуслык куллары.

Агыйдел елгасы кушыла
Мул сулы Чулманга, Иделгә.
Саекмас дәръялар, дәрьялар көнләшсен.
Татарым, башкортым гел бергә!

Һич безне беркайчан аермас
Тау-ташлар, елгалар, урманнар.
Кунакка йөрергә гомергә, гомергә
Ишелмәс күперләр, юллар бар.
Бергәләп җыясы ризыклар, ризыклар,
Бергәләп җырлыйсы җырлар бар!

Оставьте комментарий