Сер сөйләмә!

Сер сөйләмә җан дус диеп,
Җан дуслар да дошман була.
Чакма таштай дуслыкларны
Дөньяның маллары бүлә.
Сер сөйләмә, сер сөйләмә,
Сер сөйләмә беркемгә дә!

Ана һәм бала

Ана:

Җиргә бетмәс ямнәр өстәп
Дөнъяга килдең кызым.
Куанычым, таянычым,
Минем якты йолдызым.

Бала:

Син үзен дә, әнкәем,
Мәнге яшь, мәңге нурлы.
Синен белән дөнъя якты.
Һәм нурлы йортның түре.

Беренче кат беренчегә

Үзем хәтлем портфель тотып
Мәктәпкә китеп барам
Күп саннарны,хәрефләрне
Өйрәтер матур апам

Кем моңая?

Шәһәр йоклый. Йокыларга талган
Олы-олы йортлар, заводлар.
Сүтелмичә калган агач йортның
Тәрәзендә тонык уты бар.