Дуслар кирәк!

Бар эле, бар дуслар белән
Ашап-эчәсе.
Бар эле бар сезнең белән
Бәйрәм итәсе!
Дуслар кирәк! Дуслар — терәк
Тормыш юлында.
Дуслар белән гөрләп яшәү —
Ходай кулында.

Туган якка кайтам!

Чит-ят җирләр тәмам ялыктырды.
Төшкә керә газиз туган як.
Без гомергә монда килмешәкләр —
Шәһәр җире безгә чит һәм ят.

Туган як (бишенче вариант)

Сузма әле кулларыңны, ак каен.
Минем дә бит синең кебек хәлкәем.
«Якташ!» диеп керәлмимен хәлеңә.
Мин үзем дә бер килмешәк хәлендә.

Туган нигез (беренче вариант)

Һәр ел кайтам туган авылыма,
Бала чакны искә төшереп.
Тик биредә мине һичкем көтми,
Чәйләр куеп, бәлеш пешереп.

Туган йорт тәрәзләре

Безнең туган йорткай
Әти әни кебек.
Якты тәрәзләре
Тора һәрчак көлеп.
Сынмасын җилләргә
Тәрәзләр капкачы.
Туган йорт тәрәзен
Кайгылар какмасын.