Ат эчерәм җылудан

Ат эчерәм җылудан, Күз алмыймын сылудан, Сызгырып та җибәрәм, Әллә йөрәк ярсудан. Их, суга баруларың, Су сирпеп алуларың, Тик баса алмый (сүндерми) суларың Йөрәгем ярсуларын. Сызылып таңнар атканда, Сулар алып кайтканда, Түгелмәде суларың — Түгелде күз нурларың. Түгелде күз нурларың, Түгелде күңелемә. Су ташымый, ут ташыйсың — Әллә җиңелме миңа? Ат эчерәм җылудан, Күз алмыймын … Читать далее

Үтте дә китте яшьлегем

Үтте дә китте яшьлегем
Үткәнен дә тоймадым.
Йә үтмә, дип, йә китмә, дип
Үзен бер дә тыймадым.