Дан сиңа, дан, Башкортостан!

Уралымның иркен күкрәгендә
Азат шоңкар горур очканын
Карыймын мин чиксез шатлык белән:
Дан сиңа, дан, Башкортостаным!

Намус белән һәр чак җиңеп чыктың
Син яуларда илнең дошманын.
Җырлыймын мин батыр ир намусын:
Дан сиңа, дан, Башкортостаным!

Егет кулы тисә, җир мае да
Җиде каттан ата фонтанын.
Котлыймын мин халкым егетлеген:
Дан сиңа, дан, Башкортостаным!

Батыр түгел батыр ялгыз чакта,
Зур дуслыкта аның көч-даны.
Данладым мин тогры дусларыңны:
Дан сиңа, дан, Башкортостаным!

Оставьте комментарий