Башкортстаным (дүртенче вариант)

Башкортстаным чиген үтү белән,
Туып-үскән җиргә җитү белән,
Нур тулгандай була күңелгә,
Җыр тугандай була күңелдә.

Зарлы кош

Дулкынлана, шаулый ак каен
Толымнарын җилгә туздыра.
Ботагына аның кәкүк кунып,
Ялгызлыкта гомер уздыра.
Тик мин генә кәкүк моңын тыңлап
Моңсулана кәкүк каенда.
Син шул каен булсаң, кәкүк булып
Калыр идең шушы каенда.

Минем йолдызым

Гомерем буе мин бит ялгызым,
Эзлимен сине, якты йолдызым.
Югалдың кайларда?
Юл алдың кайдарга?
Синсез, йолдызым, юлым бик озын…

Көтәм сине (дүртенче вариант)

Юрый-юрый, 
Юлларыңа карый, 
Көтәм сине, көтәм, кил, иркәм! 
Көтә-көтә, 
Сабырлыгым бетә, 
Нигә, нигә килмисең икән? 

Күзләрең

Күз алдман китмәс күзләрең,
Онтылса да әйткән сүзләрең.
Карап туя алмыймын шул күзләргә,
Әллә нинди ялкын аларда.

Охшамаган кара көнгә дә,
Охшамаган зәңгәр күлгә дә.
Соры күзләр шундый гадиләр,
Алар бигърәк назлы карыйлар.

Эй, хыялый, сантый кыз бала (икенче вариант)

Эй, хыялый, сантый кыз бала,
Төн йокыңны синең кем ала?
Белмисең шул ниләр көткәнен,
Аның ниләр өмет иткәнен.