Әйләнеп кайт әле авылга
Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.
Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.
Агыла тын гына,
Җыр булып моң гына,
Кемнәрдер кайларга китәләр…
Сагыштан янганнар,
Яшьләре тамганнар
Юлларда өзелеп көтәләр.
Авылымнан чыгып киткән чакта,
Туган якның күркәм төсе дип,
Ак каенлы ак чишмәгә килдем,
Хушлашыплар китәр өчен дип.
Әлкием, әллием, бәллием,
Син мине таң белән уяттың.
Язмышым бу җирдә башланды,
Син мине дөньяга озаттың.
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Һәр дүрт тарафка сузылган юллар
Алып китәргә мине чакыра.
Китсәм дә китәм синнән, Әлмәтем,
Тизрәк әйләнеп кире кайтырга.
Борманалып ага Дим сулары,
Ярларында шаулый таллары.
Талларыңда сайрый кошлары —
Шуңа ямьле Әлшәй яклары,
Яз җиткәч, туган ягыма
Кайтам коштай талпынып.
Әбдекигә, күл буена,
Сабантуйга сагынып.
Әгерҗе көйләрен уйна,
Бар да кушылып җырласын;
Бәхетлеләрнең шат җырын
Ватаныбыз тыңласын.
Җырлыйбыз илебез
Гөлбакча булганга;
Дуслык үзәннәрен
Яктыртып торганга.
Гөрләп үсә Әгерҗебез
Туган ил кочагында.
Былбыл моңы талларында
Таңнар аткан чагында.