Туган авыл (беренче вариант)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Кем белер кадереңне

Кем белер кадереңне, җаным,
Дәртле күңел булмаса?
Наз итәр кемнәрге гөл,
Каршыңда был-был булмаса?
Сүрәтеңнең иң чыны,
Бел, шагыйрең күңлендә дер, —
Көзгеләрдән чын төсеңне
Күрмисең син, ул булмаса.

Бәйрәм бүген

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;