Әлмәтем

Һәр дүрт тарафка сузылган юллар
Алып китәргә мине чакыра.
Китсәм дә китәм синнән, Әлмәтем,
Тизрәк әйләнеп кире кайтырга.

Синдә уздырган көнне сагынып,
Кышыма кайтам, җәемә кайтам,
Нинди киң илем, нинди киң Ватан,
Әлмәтем, сиңа, Зәемә кайтам!

Урсал тавының башына болыт
Кунып соклана безнең калага.
Синнән дө матур нинди җир булсын,
Туган каласын сөйгән балага.

Синдә уздырган көнне сагынып,
Кышыма кайтам, җәемә кайтам,
Нинди киң илем, нинди киң Ватан,
Әлмәтем, сиңа, Зәемә кайтам!

Дәртле кешеләр, җырлы кешеләр,
Аларга карап, мин илһам алам.
Һәрбер аткан таң, өсти сиңа дан,
Картая белмәс Мәңге яшь калам!

Синдә уздырган көнне сагынып,
Кышыма кайтам, җәемә кайтам,
Нинди киң илем, нинди киң Ватан,
Әлмәтем, сиңа, Зәемә кайтам!

Оставьте комментарий