Әтнәм — туган яккаем

Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,
Җир җиләге пешкән болыннар…
Туган якта мине былбыл иткән
Үзем генә белгән җырым бар.

Әткәй йорты (дүртенче вариант)

Тәүге сулыш, тәүге елау,
Әнкәемнең күкрәк сөте,
Тәпәш бер өй, салам түбә,
Учак уты, зәңгәр төтен —
Әткәй йорты.

Әй, язмыш, язмыш

Әй, язмыш, язмыш,
Туган җиремнең
Тугач та кергән
Миңа үз төсе.
Кая барсам да
Мин шат канатлы,
Ирекле, азат,
Һаман үз кеше.

Әй, ямьле син, Минзәләм ягы

Кырларында гөрләп иген уңа,
Урманында балан, миләшләр,
Гөл-чәчәкләр күмгән болыннарын,
Бакчаларың тулы җимешләр.