Әйләнеп кайт әле авылга

Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.

Саф чишмә сулары, һавасы,
Тугае, болыны, урманы
Кочаклап алырлар үзеңне —
Әйләнеп авылга кайт әле.

Күзләрең ямансу, боеклар —
Алар да авылны сагына.
Кайгырма, моңайма, юксынма,
Әйләнеп кайт кына авылга.

Юксынам дисең син, нигә соң?
Гомерең узмаган бит әле.
Туган як туфрагын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.

Оставьте комментарий