Туган җирне сагынып (Уйнасын гына кураем)

Урманым бар, булганым бар,
Хисләрем кочагында.
Салкын — ялкын эчкәнем бар
Чишмәләр учагыннан.

Туган җиремә (икенче вариант)

Аунар өчен синең чирәмнәрдә,
Сабый бала буласым килә.
Чыклы төндә ефәк үләннәргә
Тамчы булып кунасым килә.

Туган җир алтын

Юл ташларына
Яфрак коела,
Кыр казы күлдән
Юлга җыена.
Киткән кошларга
Адреслар бирсәм,
Казан өстеннән
Очарлар микән?