Туган ягым — Туймазы
Барган җирдән очып кайтам,
Әйтерсең лә кыр казы,
Синнән гүзәл башка җир юк,
Туган җирем — Туймазы.
Барган җирдән очып кайтам,
Әйтерсең лә кыр казы,
Синнән гүзәл башка җир юк,
Туган җирем — Туймазы.
Туган яктан киткән чакта
Сагынмам кебек иде.
Йөрәктә сагыш утлары
Кабынмас кебек иде.
Туемда син чәчәк бүләк иттең,
Шул чәчәгең калды күңелдә.
Онытырмын диеп уйласам да,
Онытылмый икән гомергә.
Туймазының җир астыннан
Ургыла кара алтын.
Шул алтынга җан бирүче
Егетләр уттай ялкын.
Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,
Үзәкләрне сагыну өзгәли.
Миндә дә бит кайгы хисләре,
Яңгыр юды синең эзләрне.
Туктады моң, телләремнән ычкыналмый калды сүзем,
Туктады моң, өлгермәдем, киттем читкә,
Мин янәсе сабыр, түзем, мин янәсе сабыр, түзем.
Атлар чаба, тулпар атлар чаба,
Ут-очкыннар оча тояктан.
Шул атларда сиңа илтер өчен
Сәлам язам туган яклардан.
Тыңла әле, бер моң ишетелә,
Ул моңны мин отып аламын.
Сагышларны тизрәк басар өчөн,
Кавышуны көтеп каламын.
Теләгәнчә генә бармый тормыш,
Сыный язмыш, бирә кирәкне.
Тик бер теләк: саклый алсам иде
Яралардан бахыр йөрәкне.
Саубуллашып кул болгадым,
Янды йөрәк ярасы.
Сагышларны оныттырды
Казан — Мәскәү арасы.